Казанда Идел буеның кечкенә кешеләре съезды узачак

2020 елның 11 сентябре, җомга

19 сентябрьдә Татарстан башкаласында Идел буенда яшәүче ахондроплазия авыруы булган кешеләр съездын үткәрү планлаштырыла. Чара катнашучылар белән танышуны, шәһәр буенча экскурсияләр, мастер-класслар, милли аш-су белән танышуны үз эченә ала.

Проект, озатып йөрүчеләрне дә кертеп, 30 кешегә исәпләнгән. Катнашучыларны йөртү волонтерлар ярдәме белән башкарылачак.

Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Казан шәһәреннән, Самара һәм Киров өлкәләреннән килгән кешеләр катнашыр дип көтелә.

Татарстанда мондый чара беренче тапкыр уза. Аны «Иман Нуры» мәчетенең хәйрия эшчәнлеге буенча җитәкчесе, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының җәмәгать ярдәмчесе Регина Иванова оештыра.

Съездның максаты – ахондроплазия белән авырган кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Чараның программасы:

11.00 «Кыстыбый» кафесында хәйрия ашы;

11.30 Төркемне берләштерү буенча тренинг;

13.00 Казан буйлап ике катлы автобуста экскурсия;

16.00 «Дөнья тирәли» күзәтү тәгәрмәчендә йөрү;

16.30 Күңел ачу программасы. Съездда катнашучыларга сувенирлар тапшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International