Баулы районында Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте һәм социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

9 сентябрьдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың чираттагы эшлекле сәфәре булды. Бу юлы ведомство башлыгы Татарстанның Баулы муниципаль районына юл тотты.

Башта министр картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды, анда аны һәм район җитәкчеләрен бәйрәм концерты белән каршы алдылар. Э. Ә. Зарипова учреждениенең эше белән танышты, социаль хезмәт алучыларның яшәү шартларын тикшерде.

«Мин монда 15 елдан артык яшим һәм барысыннан да канәгать. Карау, дәвалану – барысы да бар. Учреждение хезмәткәрләренә рәхмәт. Гаиләм, балаларым булмады. Берничә ел элек биредә, интернат-йортта, мин үз бәхетемне таптым – тиң ярымны очраттым», – дип уртаклашты кунаклар белән биредә яшәүчеләрнең берсе.

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының зур залында Эльмира Зарипова Баулы районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты. Министр тармак хезмәткәрләренә пандемия шартларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да профилактика чараларын үтәргә чакырды.

Халыкның мобиль төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы эш нәтиҗәләре өчен министр кулыннан дипломнарны Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Татьяна Кәлимуллина, «Шатлык» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Зөлфия Ганиева һәм «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Ландыш Гарифуллина алдылар.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин Баулы шәһәренең мәшгульлек үзәгенең баш хисапчысы Гөлнара Мартыновага һәм социаль хезмәткәр Зөлфия Ситдиковага юбилей медальләре тапшырды.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Э. Ә. Зарипова гражданнарны кабул итте, аның барышында Баулы районы халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Халык белән очрашудан соң ведомство башлыгы яңартылган 2 нче спорт мәктәбендә булды, аның өстенлекләре турында район башлыгы Рамил Гатиятуллин сөйләде. Министрлык вәкиле монда татарстанлылар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде.

Фото чыганагы – «Бавлы-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International