Китап терапиясе яңа форматта: Федоровка интернат-йортында аудиокитаплар тыңлыйлар

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

«Китап терапиясе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр арасыннан социаль хезмәт алучылар бушлай тернәкләнү чаралары белән тәэмин ителәләр, ә аудиокитапларны аларга бушлай 2019 елның мартыннан китапханә тәкъдим итә.

Аудиокитаплар сукыр кешегә ошаган теләсә нинди китапны тыңларга мөмкинлек бирә. Социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Зартдинова даими рәвештә китап уку-тыңлау буенча индивидуаль дәресләр үткәрә. Мондый чаралар әдәбиятка карата кызыксыну уята, борчуларны киметә һәм уңай фикерләү эшчәнлеген формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International