«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Алабуга картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт ветераннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар Клавдия Васильевна Мирошникова, Серафим Борисович Рождаев, Хөсәен Гайсин улы Абунаев, шулай ук интернат-йортның Попечительләр советы әгъзасы Надежда Мешкова чәй табыны артында очраштылар.
Әңгәмә барышында ветераннар бер-берсе белән якыннанрак таныштылар, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларны, тормышларындагы кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр.
Хәзер интернат-йортта яшәүче ветераннарның яше – 94-98 яшь. Алар – авыр сугыш еллары күргән кешеләр, ләкин һаман да актив, тормышларын яраталар һәм тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булып торалар.