«Веста» белгече балигъ булмаганнарны башка кешеләр белән аралашырга өйрәтә

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Башка кешеләр белән ничек аралашырга» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 10 балигъ булмаган бала катнашкан әлеге чара «Ариадна җебе» сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру программасы кысаларында оештырылды.

Дәрес башында белгеч балаларга аралашуның нәрсә икәнлеге, ни өчен аннан башка яшәп булмавы турында сөйләде. Аннары Анастасия Ильина балаларны әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу кагыйдәләре белән таныштырды, төрле уеннар тәкъдим итте. Алар балаларга бер-берсе белән ничек аралашырга кирәклеген аңларга ярдәм итте.

Балалар вакытларын күңелле, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International