Республикада «Көзге игелек атнасы – #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы» акциясе бара. Шушы чара кысаларында Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Чиста ярлар – чиста су!» акциясен уздырды.
Идел елгасының яр буе зонасын чистарту буенча өмә барышында оешмаган туристлар калдырган дүрт пакет чүп-чар җыелды. Болар барысы да әйләнә-тирә мохитне пычрата һәм суга эләгә ала.
«Ил экологиясе һәм ватандашларыбызның сәламәтлеге елга һәм сулыклар ярларының торышына бәйле. Мондый акцияләр һәркем экологик проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертә алуын күрсәтә», – ди комплекслы үзәк директоры Наташа Сигаева.