Әлмәт районында ялгыз өлкәннәрне өйләренә барып барлау дәвам итә

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны барлау өчен, көн саен аларның өйләренә барып карау оештыралар.

Күчмә чараларның максаты – яшь һәм сәламәтлеге аркасында үзләрен мөстәкыйль рәвештә карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны, шулай ук  инвалидларны ачыклау.

Мондый чаралар барышында социаль тармак белгечләре Әлмәт районында яшәүчеләргә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге һәм исемлеге, социаль хезмәт күрсәтү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр. Шулай ук янгын-профилактика эшләре, көнкүреш приборларын, газ һәм электр җиһазларын, мичләрне куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә.

Өлкән кешеләргә янгын куркынычсызлыгы һәм алдакчылардан саклану ысуллары турында белешмәлекләр тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International