Алабуга интернат-йортында игелекле эшләр эстафетасы старт алды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көзге игелек атнасы –#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы» акциясе бара.

7 сентябрьдә узган җыелышта «Алтын яшь» отряды активистлары киләсе атнага чаралар планы белән таныштылар. Сишәмбе көнне, 8 сентябрьдә, беренче акция узды – Алабуга психоневрологик интернаты укучылары өлкәннәргә үз куллары белән бәйләгән оекбашлар һәм мунчалалар бүләк иттеләр.

Шул ук көнне Александровка паркында «Спорт, матурлык һәм сәламәтлек» дигән флешмоб узды, анда балалар йорты карамагындагылар да катнашты. Балалар бию хәрәкәтләрен күрсәттеләр, ә өлкәннәр аларны кабатларга тырышты. Рәхмәт йөзеннән балалар интернат-йортның әбиләре бәйләгән егерме пар оекбаш алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International