8 сентябрьдә, айның беренче сишәмбесендә, Әлмәт районы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләттерү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне узды.
Гражданнарның сорауларына башкарма комитетның «Кайгырту» идарәсе белгече Хәмидә Сәлиева, адвокат Наталья Доронина, мәшгульлек үзәге вәкиле Фәридә Кадыйрова җавап бирде.
Барлыгы биш хатын-кыз консультация алды, аларның элеккеге ирләре балигъ булмаган балаларына алимент түләми. Аларның барысына да килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.