ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хөкүмәтенең 2012 нче елның 1 нче декабреннән "2013 нче елга РФ җирлегендә берәмтекләп сәүдә итү һәм спорт өлкәсендә эш алып баручы субъектлар тарафыннан чит илдән килгән эшче куллар куллануның төгәл күләмен билгеләү турында"гы №1243 нче карары нигезендә, икътисадның билгеле бер төрләре өчен чит ил эшче кулларын җәлеп итүнең рөхсәт ителгән күләме билгеләнде.
Аерым алганда, үзгәрешләр берәмтекләп хәмер белән (сыраны да кертеп) сәүдә итү өлкәсенә карый (код 52.25.1). 2077-2012 нче еллар өчен рөхсәт ителгән күләмгә караганда, яңасы 0 дән 25 %ка кадәр арткан (алда күрсәтелгән субъектлар тарафыннан кулланылучы эшчеләрнең гомуми санына нисбәттә караганда).
Икътисадның башка төрләрендә рөхсәт ителгән күләм шул ук дәрәҗәдә саклана бирә.
РФ Хөкүмәтенең 2012 нче елның 1 нче декабреннән "2013 нче елга РФ җирлегендә берәмтекләп сәүдә итү һәм спорт өлкәсендә эш алып баручы субъектлар тарафыннан чит илдән килгән эшче куллар куллануның төгәл күләмен билгеләү турында"гы №1243 нче карары белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында/ Аналитик материаллар/ Хезмәт һәм мәшгульлек: аналитик, белешмә һәм күрсәтмә материаллар/ Хезмәт миграциясе өлкәсендәге хокукый-норматив документлар/ 2013 нче ел өчен норматив-хокукый документлар дигән җирдә танышырга мөмкин.