Узган җомгада ТР КВН командаларының XVIII Республикакүләм тевизион турниры булып узды. Анда "Профтехбелем" КВН командасы - бүген хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр үзләштерүче егетләр-кызлар да бик теләп катнашты. Бөгелмә, Саба, Сарман авыл хуҗалыгы көллиятләрендә, шулай ук Королев исемендәгеТүбән Кама политехник көллиятендә, Казан радиомеханика, Кама автомеханика, Яр Чаллы политехник көллиятләрендә белем алучы 10 уенчы бу кичне уен-көлке, мәзәк, тапкыр сүз белән уздырды. Алар жюрины шәп юмор, иҗади импровизация, теманы яңача ачып бирүләре белән шаккатырдылар, һәм, нәтиҗәдә, "Иң яхшы номер" номинациясендә җиңү яуладылар.
Билгеләргә кирәк, узган ел әлеге турнирда 50 команда-уенчы арасыннан безнең "Профтехбелем" командасы "Фестиваль ачышы" номинациясендә җиңү яулаган иде.
Җор телле, күңелле "квн"чылар гомерләрен сәхнәдә тикмәгә генә уздырмыйлар. Аларның уңышлы чыгышлары эшче һөнәрләрне популярлаштыруда һәм укучы яшьләрнең иҗади-социаль активлыгын арттыруда да мөһим роль уйный.