Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 8 нче февральдән 15 нә чаклы республикада 3 авыр җәрәхәт очрагы теркәлгән.
13е көнне берьюлы ике бәхетсезлек очрагы булган. Камаз ААҖнең пресс-рам заводында эшләүче электромонтер зыян күргән. Яктырту шкафының ишеген ачкан вакытта кыска ялганыш барлыкка килә. Нәтиҗәдә электромонтерның бите, башы, муены һәм куллары пешә.
Икенче авыр җәрәхәт очрагы шул ук көнне Сабада урнашкан "Җитен" ҖЧҖдә була. Тарау станогында эшләгән вакытта операторның кул чугы кысылып кала.
Әгерҗе районында бәхетсезлек очрагы 23 нче февраль көнне теркәлә. Урман еккан вакытта агач 45 яшьлек хезмәткәрнең башына агач төшә. Нәтиҗәдә аның баш мие тетри.
Әлеге вакыт аралыгында үлем һәм төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча тикшерү бара.