Бүген "Профтехбелем" КВН командасы ТР КВН командаларының XVIII Республикакүләм тевизион турнирында катнашачак

2013 елның 15 феврале, җомга

Бүген хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр үзләштерүче егетләр-кызлар ТР КВН командаларының XVIII Республикакүләм  тевизион турнирында талантларын күрсәтәчәкләр. Бөгелмә, Саба, Сарман авыл хуҗалыгы көллиятләрендә, шулай ук Королев исемендәгеТүбән Кама политехник көллиятендә, Казан радиомеханика, Кама автомеханика, Яр Чаллы политехник көллиятләрендә белем алучы 10 уенчы бу кичне уен-көлке, мәзәк, тапкыр сүз белән уздырачак. Аларның максаты: үзләренең җыелма командаларын тагын бер тапкыр таныту һәм иң көчле команда исеменә лаек булу. Аларның уңышлы чыгышлары эшче һөнәрләрне  популярлаштыруда да мөһим роль уйнаячак. 

Билгеләргә кирәк, узган ел әлеге турнирда 50 команда-уенчы арасыннан безнең "Профтехбелем" командасы "Фестиваль ачышы" номинациясендә җиңү яулаган иде.

Бүгенге уен кичке 6 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International