Бөгелмә мәктәпләрендә укучыларны хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр белән таныштырдылар

2013 елның 15 феврале, җомга

Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы 9 нчы мәктәптә һөнәри  юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Чарада 11 нче  чыгарылыш сыйныфы укучылары катнашты.  Белгечләр тарафыннан җәмгысе 20 укучыга хезмәтләр күрсәтелде.

Дәрес барышында балаларга нинди һөнәрләр туры килгәнлеген билгеләделәр. 9 кеше билге, схема, саннар белән эшләүгә хирыс , 5 кеше табигатьне өйрәнү белән шөгыльләнергә ярата, 2 укучы исә техник юнәлешне сайларга, ә өч кеше хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләргә хыяллана икән.

Чара ахырында һәр балага белешмәлек, үзләренең тест нәтиҗәләрен таратып чыктылар.

Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре аларның һәрберсе белән шәхси рәвештә әңгәмә алып барып, туры килгән һөнәрләр хакында аңлатып киттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International