«Мастер Профи» клубы эше кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Профи+» уенының йомгаклау этабы узды. Ул балигъ булмаганнарга һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Мастер Профи» клубы дәресләре балаларга кызыксыну стадиясеннән җәлеп итү стадиясенә, ә аннары юнәлеш һәм озату стадиясенә күчәргә ярдәм итте. Клубның озак булмаган эшләү вакыты эчендә анда катнашучылар яңа дуслар тапты, аларның һөнәрләр дөньясы турында күзаллаулары киңәйде, шәхси һәм һөнәри үзбилгеләнешкә әзерлек башланды, «Телим + алам + кирәк» принцибы буенча булачак һөнәрне аңлап сайлауга әзерлек барлыкка килде. Бу эштә балаларга профессионаллар командасы – гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм педагоглары ярдәм итте.