Арчада мәктәп укучыларына Әфган сугышы хакында бәян иттеләр

2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Арча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Батырлык дәресе уздырдылар. Ул "Әфган көле керә йөрәккә" дип аталган иде. 

Иске Чүриле урта мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары бу көнне бик кызыксынып Әфган сугышы тарихын, солдатларның ачы язмышына тигән өлешләре, авыр тән һәм җан яралары хакында тыңладылар. Әлеге дәреснең төп өлеше сугыш вакытында батырлыклар кылып һәлак булган егетләр хакында төшерелгән фильм булды.

Бу көнне яшүсмерләрнең йөрәгендә ватанпәрвәрлек хисләре тагын да ныгыды, алар туган илләрен сакларга әзер булулары хакында әйттеләр.

Чара ахырында балалар бер минут тынлык белән сугыш корбаннарын искә алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International