Казанның яшәү урыны булмаган гражданнарына үз хокукларын сакларга ярдәм итәчәкләр

2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Февраль аенда башкалада йортсыз кешеләрнең проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән "Хокукым бар" дип исемләнгән проект эшли башлады.  Ул "Феникс" социаль бюросы тарафыннан "Шәфкать"  социаль адаптация үзәге җирлегендә тормышка ашырыла һәм социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтүне күздә тота. Төп юнәлеше исә яшәр урыны булмаучыларның конституцион, гражданлык хокукларын саклау һәм тәэмин итүдән гыйбарәт булачак. 

Сәламәтлек саклау, мәгариф, эшкә урнашу, документларны торгызу, гражданлык алу яки раслау кебек сорауларда ярдәм күрсәтүдән тыш, йортсыз кешеләр өчен махсус белешмәлек тә нәшер ителәчәк. Аның буенча йортсызлар өчен файдалы мәгълүмат, аларга ярдәм күрсәтә алырлык оешмаларның адресларын да табарга була.

Билгеләргә кирәк, биш айга исәпләнгән әлеге проектны тормышка ашыру  ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан уздырылган грантлар конкурсындә җиңү  нәтиҗәсендә мөмкин булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International