7 нче февральдән алып 13 енә кадәр булган хисап атнасында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 1134 кеше исәпкә куелган. Аларның 765 - соңгы эш урыннарыннан азат ителгәннәр. Әйтергә кирәк, эшсезләрнең күбесе - 600 кеше - эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән булган. Тагын 65 кеше оешма юкка чыгу яки кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Татарстан буенча тулаем караганда, бүген эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә торучы 23872 эшсез исәпләнә.
Әмма шуны билгеләргә кирәк, республиканың вакансияләр банкында җәмгысе 33500 вакансия бар. Бу эшсезләр саныннан күпкә артык. Аларның хәйран өлеше эре шәһәрләрдә тупланганлыктан, Татарстан өчен эшче куллар җитмәү проблемасы һаман да актуаль кала бирә.
Шулай ук ул вакансияләрнең билгеле бер өлеше "дефицит" белгечлекләр өчен булуы да эш эзләүчеләр өчен кыенлыклар тудыра.