Иң күп эштән китүчеләр - эшкәртүче җитештерү тармагында

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  7 нче февральдән алып 13 нче февральгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 141 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең  башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү һәм транспорт һәм элемтә икенче урында – 110 шар кеше.   Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: файдалы казылмалар табу, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату, кунакханә һәм ресторан бизнесы белән икътисад эшчәнлеге  тармакларыннан 8, 12, һәм 21әр кеше эштән киткән. Сәламәтлек саклау - 29, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы - 30 кеше, дәүләт идарәсе һәм мәгариф тармагы - 49 ар кеше, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү өлкәсеннән 47, төзелеш - 64, күчемсез милек белән операцияләр өлкәсеннән 74 кеше эштән киткән. Тулаем алганда исә, әлеге  хисап атнасында 1134 кеше эшсез дип танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International