Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 12 177 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 37 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яшел Үзән һәм Алабугада эшсезләр саны кимегән, 2020нче елның 26нчы августына булган мәгълүматларга караганда, эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 2 613 һәм 1 910 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада эшсез гражданнар саны арту Менделеевскида (+2), Чистайда (+13), Түбән Камада (+89) һәм Кама Аланында (+16) күзәтелә.