Түбән Каманың "Веста" үзәгендә яшүсмерләргә проблемаларын чишәргә ярдәм итәләр

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе

Кичә 19 нчы мәктәптә "Веста"  үзәге психологы тарафыннан "Мин ничек проблемаларымны чишәм" дип исемләнгән дәрес уздырылды.  26 яшүсмер катнашкан әлеге чара балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм рәхимсез мөнәсәбәтләрне кисәтү максатларында үткәрелде.

Дәрес барышында балалар штурм ысулы белән үзләрен борчыган проблемаларны санап киттеләр. Алар рәтендә яшьтәшләр белән каршылыклар, укытучылар белән мөнәсәбәтләр,  өлгереш мәсьләләре дә бар иде. Дәрестә аеруча яшьтәшләр белән анлашылмаучанлыклар проблемасына тукталып киттеләр. Һәркем бу проблеманы чишүдә үз ысулын тәкъдим итте.

Чара ахырында яшүсмерләр белән рефлексия үткәрелде, аның нәтиҗәләре исә балаларның әлеге чараның мәгънәсенә төшенүен һәм бәхәсләрне чишү юлларын табуын  исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International