Алабуга мәктәпләрендә укучыларны хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр белән таныштыралар

2013 елның 12 феврале, сишәмбе
Алабуга эш белән тәэмин итү үзәге, КФУның Алабугадагы филиалына караучы    психология һәм педагогика факультетының 4 нче курс студентлары белән берлектә “Мин һәм һөнәрләр иле” дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрә. Әлеге чаралар “2011-2013 нче елларда ТР предприятиеләренә белгечләр җәлеп итү максаты белән эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” дип исемләнгән озак вакытка исәпләнгән максатчан программа нигезендә уздырыла. Максаты: укучыларга хезмәт базарында сорау зур булган һөнәр сайлауда ярдәм итү, аларны һөнәрләр иле белән таныштыру.
Шушы көннәрдә генә чираттагы чара Танай урта мәктәбендә үткәрелде. Дәресләрдә 55 укучы катнашты.
 Алар бүгенге көндә хезмәт базарында сорау зур булган һөнәрләр белән таныштылар. Шулай ук аларга дәрәҗәле, яңа һәм сирәк дип исәпләнә торган һөнәрләр турында бәян итеп,  тулы сыйфатлама да бирделәр.
Чара ахырында  Л.А.Йоваши ысулы буенча теге яисә бу һөнәргә өстенлек бирүне билгеләү методикасын үткәрделәр.
Билгеләргә кирәк, мондый рухтагы һөнәри юнәлеш бирергә ярдәм итүче чараларны бер атна эчендә Алабуганың барлык мәктәпләрендә дә уздырырга планлаштырыла.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International