Зәйдә авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган вакансияләр тәкъдим итәчәкләр

2013 елның 12 феврале, сишәмбе
20 нче февральдә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне узачак. Бу көнне районның эшсез булган һәм яңа эш урыны эзләүче гражданнарына “Зәй” агрофирмасы ҖЧҖ 10 вакансия тәкъдим итәчәк.
Бу авыл хуҗалыгы оешмасында бигрәк тә тракторчы-машинистларга ихтыяҗ зур. Хезмәт шартлары: тулы социаль пакет.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International