Татарстанның эш бирүчеләре эшчеләренең хезмәтен бушлай саклый алачак

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
2012 елда РФ социаль иминиятләштерү Фондына күчерелгән акчаларның 20%ын диярлек кире кайтарырга һәм хезмәтне саклау юнәлешенә сарыф итәргә мөмкин. Ул акчаларга хезмәткәрләр өчен махсус кием, аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары алып булачак.  Шулай ук әлеге  “матди чараларны” эшчеләрнең санатор-курорт дәвалануына, дәвалы ризыклар белән тәэмин итүгә, мәҗбүри медицина күзәтүен уздыруга да тотырга була.
Эш бирүче тәкъдим ителгән профилактик чаралар арасыннан үзенә кирәклесен сайлый ала.
Әлеге акчаларны кире кайтару һәм югарыда санап кителгән рәвештә куллана башлау өчен 1 августка кадәр теркәлү урыны буенча РФ социаль иминиятләштерү Фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән гариза, кисәтү чараларын финанслау планы, шулай ук сайлап алынган профилактика чарасы өчен тиешле документлар булырга тиеш.
Әлеге сорау буенча тулырак мәгълүматны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында, хезмәтне саклау  һәм хезмәт шартлары бүлегендә,  яки менә шушы сылтама буенча табарга була: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=248662&page=2.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International