Шушы көннәрдә генә үзәкнең сенсор бүлмәсенә өр-яңа, заманча җайланмалар кайтты. Бу "Татарстан балалары" дип исемләнгән республикакүләм программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Һавалы-куыклы колонна һәм идәнгә куела торган интерактив фибероптик модуль, "Йолдызлы күк" дип аталучы анимацион келәм, таҗсыман кресло, йомшак пуфлар Балкышлыларга нерв һәм психик киеренкелектән котылырга, үзәк нерв системасын һәм баш миен актив эшләтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу бүлмә балаларга куркынычсыз, имин бер куыш сыман да тоелачак - ялгыз каласы килгәндә алар фәрдә артына яшерелгән йомшак креслода ял итеп тора алачаклар.
Шуны әйтергә кирәк, сенсор бүлмәсен җиһазлау моның белән генә тукталып калмаячак. Әле тагын берничә җайланма алу күздә тотыла: ком белән рәсем ясау өчен махсус өстәл, коры интерактив бассейн, ис терапиясе өчен җайланмалар һ.б. Бу "РИТЕК" ААҖ нең республикакүләм социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә яулаган акчалар хисабына эшләнәчәк. Өстәмә җиһазлар агымдагы елның икенче яртысында алыначак.