Узган атнада Татарстан предприятиеләрендә 1 авыр җәрәхәт очрагы теркәлгән

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 1 нче февральдән 8 нә чаклы республикада 1 авыр җәрәхәт очрагы теркәлгән.
Яр Чаллының «Строймонтаж-НЧ»  предприятиесендә эшләүче 52 яшьлек монтажчы зыян күргән. Ул, Пушкин урамында урнашкан административ-эшлекле үзәк бинасы төзелешендә эшләгәндә тигезлеген югалтып,  4,3 м биелектән егылып төшә. Нәтиҗәдә, хезмәткәрнең боты яралана. 
 Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча тикшерү бара.
Бу атнада үлемгә китергән һәм төркемле бхетсезлек очраклары бер тапкыр да теркәлмәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International