Шушы көннәрдә Сарман районы ирекле хәрәкәте волонтерлары "Җылы куллар" дип исемләнгән хәйрия акциясе уздырдылар. Әлеге чара авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган. Егетләр-кызлар алдан ук бәйләгән оекбашлар, бияләйләр, шарф, подгузник, яңа туган балаларга киемнәр, ашамлыклар, кер юу порошоклары алып, аларны шул гаиләләргә таратып чыктылар.
Волонтерлар билгеләгәнчә, әлеге "Җылы куллар" акциясе - кешеләрнең авыр хәлләренә битараф булмауның ачык билгесе. Әлеге пакетларны алган һәркем изге йөрәкле волонтерларның ярдәмен күреп ихлас күңелдән шатланды һәм рәхмәтләрен җиткерде.