2013 нче елның 1 нче гыйнварына булган саннарга караганда эшсезләр составының 61,2%ын хатын-кызлар тәшкил итә. Узган ел башында бу күрсәткеч 62,6%ка тиң булган.
Эшсезләр структурасында хатын-кызлар саны бик аз гына булса да кимү (1,4% ка) - бу эшсезлек кимү фонында хәйран зур күрсәткеч.
Шулай ук 2012 нче ел башы белән чагыштырганда эшсезләр составында 16-29 яшьлек кешеләр саны 24,7% тан 22,5% ка кимегән.
Югары һәм урта белемле эшсезләр саны да бер ярым процентка азайган. Әмма шул ук вакытта авыл җирендә яшәүче эшсезләр саны 3%ка арткан.
"Эшсезгә әверелү"нең сәбәпләрен эзләгәндә, шуны тәгаен әйтергә була - татарстанлылар күп очракта үз теләкләре буенча эштән китә башлаганнар. Эштән азат итүләрен сорап җитәкчелекләренә мөраҗәгать итүчеләр саны 49,8%тан 62,6%ка күтәрелгән.