2012 нче елда ТР эш белән тәэмин итү үзәкләренә төрле сораулар белән 200 000 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу 2011 нче ел белән чагыштырганда 28,2%ка ким.
Бу 200 мең кешенең 100 меңе - үзләренә яңа эшчәнлек өлкәсен үтә актив рәвештә эзләүчеләр.
Эш белән тәэмин итү үзәкләре теләктәшлеге белән аларның 60%тан артыгы яңа эш урынлы булуга ирешкән. Әлеге күрсәткечтә дә узган елга караганда 1,4% ка уңай якка үзгәреш сизелә.