«Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Исән калу кагыйдәләре» дигән викторина үткәрделәр

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре балалар өчен «Исән калу кагыйдәләре» дигән викторина үткәрделәр.

Тәрбиячеләр белән бергә балалар «исән калу» төшенчәсе нәрсә белдергәнен өйрәнделәр. Соңыннан аларга уен тәкъдим ителде, анда тәрбияләнүчеләр төрле куркыныч хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук чарада катнашучылар дәрес темасы буенча презентация карадылар.

Чара ахырында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, шул рәвешле алган белемнәрен ныгыттылар. Җиңүчеләрне призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International