Сталинград сугышында катнашкан Татарстан сугышчылары өчен Казанда тантаналы чара уздырыла. Бәйрәм барышында залда һәрбер геройга да игътибар зур булачак. Алып баручы аларның һәрберсенең сугышчан батырлыгы хакында бәян итәчәк. Бу көнне Казан, Алабуга, Чистай, Буа, Арча, Әлмәттән килгән ветераннарны хөрмәтләячәкләр.
Икенче Бөтендөнья сугышының иң көчле һәм авыр явының берсе булган Сталинград сугышчыларын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова сәламләячәк.
Билгеләп үтик, бүгенге көндә республикада Сталинград сугышында катнашкан 174 сугышчы яши.