Хәзер Менделеев районында яшәүче ялгыз пенсионерлар өйләреннән чыкмый гына ерактагы туганнары, дус-ишләре белән аралаша алачаклар. Бу "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең «РИТЭК» ААҖ нең грантын откан «Online– аралашу» дип исемләнгән проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Хәзерге вакытта проектның беренче этабы үтәлә башлады. Әлегә пенсионерларны интернет челтәре аша аралашырга өйрәтергә тиешле остазларны барлау, оргтехника кую, укырга теләүчеләрдән төркемнәр оештыру кебек эшләр эшләнә. Уку тагын да эффектлы булсын өчен әңгәмә барышында "Ялгызлык мәктәбе" һәм "САН сораулыгы" да кулланылачак.
Параллель рәвештә пенсионерларның туганнарын, дусларын барлау, эзләү эшләре дә башкарыла.
Белгечләр әлеге проект өлкәннәр өчен иң авыры булган ялгызлыкны җиңәргә ярдәм итәр дип өметләнәләр.