Түбән Камада яшәүче ишетү буенча инвалидлар компьтерда эшләргә өйрәнәләр

2013 елның 5 феврале, сишәмбе

Түбән Камада ишетү мөмкинлекләре чикле булган 16 кеше компьтерда эшләү серләренә төшенә. Кичә  Excel программасында эшләргә өйрәнүгә багышланган чираттагы дәрес узды. "Веста" үзәге белгече Е.Латыпова инвалидларга мәглүматны сурдотәрҗемә ысулы - кул ишарәләре, ым белән җиткерергә тырышты. Дөрес, әлеге дәресләр барышында бераз кыенлыклар очрый, әмма тулаем алганда яңа белемнәр алу уңышлы гына бара. һәр укучы биредә вакытын бушка уздырмый - үзе өчен киләчәктә кирәк булачак белемнәр үзләштерә. Иң мөһиме - хәзер инвалидлар   өчен интернет аша аралаша алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән иркен файдалану кебек мөмкинлекләр дә барлыкка киләчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International