Менделеевта урнашкан "Кама таңнары" приютында Каз өмәсе үткәргәннәр

2013 елның 5 феврале, сишәмбе

Татар халкының милли мәдәниятендә нинди генә гүзәл бәйрәмнәр, күңелле гореф-гадәтләр юк. Аларның берсе - Каз өмәсе белән күптән түгел генә булып узган чара барышында приютта тәрбия алучылар да танышып үттеләр. Чараның максаты  "Туган ягым, сине яратам" программасын тормышка ашырудан гыйбарәт иде.

Чара барышында балалар татар көйләре тыңладылар, "Чума үрдәк, чума каз", "Дустым бар" кебек күңелле уеннарда  катнаштылар. Бу көнне алар чын Каз өмәсенең ничек үткәрелүен дә белделәр. Элек-электән бу бәйрәм каз йолку вакытында егет-кызларны очраштыру, аларга гомерлек яр сайлауда ярдәм итү максатлары белән үткәрелгән икән.

Приют белгечләре сүзләренә караганда, әлеге гореф-гадәтләр балаларны тырыш булырга өнди, тормышны яратырга, иҗади сәләтне ачарга, шулай ук туган якны, милләтне яратырга өйрәтә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International