23 июль көнне социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен «Тәрбия бирү мәктәбе укытучысы» юнәлеше буенча төбәк укыту семинары булып узды. Әлеге юнәлеш буенча укыту «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
Хезмәткәрләр «Старость в радость» Хәйрия фонды белгечләренең теоретик курсын уздылар. Практик күнекмәләргә алар өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү буенча тренер Венера Әхмәтшинадан өйрәнделәр. Дәресләр Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында үткәрелде.
Әлеге чарада Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы һ.б. шәһәр-районнарның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.Тренер булачак укытучыларны авыручыларны карау буенча гигиеник манипуляцияләр үткәрергә өйрәтте, үз-үзеңә һәм кешегә зыян китермичә, авыруны урын җирендә ничек дөрес итеп күчерергә, кресло-коляскага утыртырга кирәклеген күрсәтте.
Укулар узу турында сертификатлар алганнан соң, тәрбия бирү мәктәпләре укытучылары үз-үзләрен карый алмаган гражданнарга тәрбия бирүне тәэмин итүче туганнар өчен дәресләр үткәрәчәк.
