Арча муниципаль районындагы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Бөек Ватан сугышында катнашучыларны телефоннар белән тәэмин итү буенча «Бердәм Россия» партиясе һәм «Җиңү волонтерлары» тәкъдим иткән хәйрия акциясенә кушылды.
Әлеге акция кысаларында Арча районының 14 ветеранына лимитсыз элемтәле кәрәзле телефоннар тапшырылды. Мондый бүләк өлкәннәргә һәрвакыт туганнары һәм дуслары белән элемтәдә булырга, якыннары белән аралашып, сөенергә мөмкинлек бирәчәк.