24 нче июнь көнне Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Интернат-йортта яшәүчеләр үзләре артистлар булып чыгыш ясады. Өлкәннәр сугыш еллары җырлары башкардылар, сугыш турында шигырьләр укыдылар. Һәр концерт номеры тамашачылар тарафыннан җылы алкышлар белән бүләкләнде.
Кич белән барлык теләүчеләр дә актлар залына сугыш елларының яраткан җырларын караокеда җырларга җыелдылар.