Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Могҗиза дөньясына тәрәзә» проекты тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грант ярдәме белән учреждениедә интерактив тернәкләндерү методикаларын гамәлгә кертү мөмкинлеге барлыкка килде.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның үзенчәлекләреннән берсе – мәгълүматны кабул итү, эшкәртү һәм яңадан күрсәтү тизлегенең кимүе. Грант акчасына универсаль инструмент – интерактив өстәл сатып алынды, ул һәр белгечкә реабилитация процессын балаларның дәресләргә кызыксынуы артсын өчен оештырырга мөмкинлек бирә. Аны куллану дәресләрне кызыклырак һәм мавыктыргыч итте. Интерактив өстәлне төрле дәресләрдә кулланалар: әйләнә-тирә дөнья белән танышканда, сөйләм үсеше, музыка дәресләрендә. Уен компонентлары танып-белү активлыгына импульс бирә һәм тернәкләндерү нәтиҗәлелеген көчәйтә.
Белгеч Ләйсән Галиева фикеренчә, интерактив өстәл ярдәмендә укыту балаларда зур кызыксыну уята һәм өйрәнелә торган материалны максималь рәвештә үзләштерүне арттырырга мөмкинлек бирә. Тикшеренү мәгълүматларына караганда, мондый интерактив системалар балаларның когнитив, моторика һәм социаль күнекмәләрен яхшыртырга мөмкинлек бирә.