Июль аенда республика халкын өстәмә ял көннәре көтә

2020 елның 26 июне, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрү датасын билгеләү турында» 2020 елның 1 июнендәге 354 номерлы Указы нигезендә 2020 елның 1 июле РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү үткәрү көне итеп билгеләнде һәм рәсми рәвештә эшләми торган көн дип санала.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының «2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2020 елның 2 маендагы № УП-265 Указы нигезендә 2020 елның 31 июлеКорбан бәйрәм – эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.

Шулай итеп, 2020 елның июлендә биш көнлек эш атнасында 1 һәм 31 июль ял көннәре булачак. 30 июньдә эш көне дәвамлылыгы кыскартылмый, чөнки бу көн бәйрәм алды көне түгел. 30 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International