Менделеевта урнашкан "Кама таңнары" приютында "Туган ягым, сине яратам" дип исемләнгән проектны тормышка ашыра башладылар

2013 елның 18 гыйнвары, җомга

Менделеевта урнашкан "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр приют белгечләре А.Галиев, В.Шакирова һәм М.Куликова белән берлектә Идел буе Болгарына тарихи сәяхәт кылдылар.  Әлеге чара  "Туган ягым, сине яратам" дип исемләнгән проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

"Татарлар тарихы" дигән китаплардан күргәзмә, видеопрезентацияләр, атластан карталар - болар барысы да тарихка сәяхәт кылу өчен балаларга ярдәмлек булды.

Аларның әле бу проект кысаларында "сәяхәт" кыласы тарихи урыннары байтак - алдагы дәресләрдә приютта тәрбияләнүчеләр Казан ханлыгы шәһәрләре, Сөембикә-Ханбикә, Раифа монастыре-тыюлыгы, Болгар һәм Биләр җирләре белән якыннан танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International