Түбән Камада узган вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсенә йомгак ясалды

2013 елның 18 гыйнвары, җомга

Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче 47 граждан кичә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә үткәрелгән вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсенә килде. "Наско" ААҖ, 38 нче балалар бакчасы, «Түбән Кама –Лада-Сервис» ААҖ, "Түбән Кама нефтебаза" ҖЧҖ, «Камэнергостройпром» ҖЧҖ, ИП Л.Абдуллина кебек оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре ярминкәгә килүче эш эзләүчеләр  арасыннан үзләренә хезмәткәрләр эзләделәр.  

Бу көнне пешекчеләр, машина йөртүчеләр,  токарьләр, сәркатип һәм башка белгечлекләргә   кытлык зур иде.
Ярминкә барышында эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре эш эзләүчеләрнең төрле сорауларына җавап бирделәр. Аларга вакансияләр банкы белән танышырга да мөмкинлек тудырылды.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 26 кешегә эшкә юллама бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International