Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәге  хезмәткәрләре һөнәри юнәлеш бирүче чираттагы чара үткәрделәр.  Эш белән тәэмин итү күчмә үзәге 4 нче колониягә барып, ирегеннән мәхрүм ителгән 40 тан артык кешегә хезмәт базары торышы, сорау зур булган һөнәрләр, нинди эш сайлау хакында тулы мәгълүмат бирде.  Эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре беркемнең дә соравын җавапсыз калдырмадылар.

Тоткыннар иреккә чыккач нинди эш урыннарына өмет итә алачакларын хәзер үк белешеп куйдылар.  Аларга эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлү өчен нинди документлар кирәклеге турында да тәфсилләп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International