Арча халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге бүлеге хезмәткәрләре һәм волонтерлар тарафыннан район мәктәпләренә тур оештырылды. Ул "Дөрес юл сайла" дип атала иде. Әлеге чараның максаты яшүсмерләргә хәмернең зыяны хакында сөйләү, аңлатудан гыйбарәт.
Бу тур кысаларында күрсәтелә торган "Эчертү технологиясе" дип аталган фильм иң беренчеләрдән булып Шушмабаш мәктәбе укучыларына тәкъдим ителде. Аны бу көнне 68 укучы карады.
Чара азагында алар хәмернең организмга ни дәрәҗәдә зыянлы булуы хакында фикер алышып, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Волонтерлар оештырган әлеге чара укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәүдә зур ярдәм булды.