Түбән Камада урнашкан "Веста" үзәге карамагындагы балалар типографиядә булып кайттылар

2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 29 баланы  "Гүзәл" дип исемләнгән типографиягә алып бардылар. Әлеге экскурсия Россия матбугаты көненә багышланган иде.

Газета бастыру бүлегендә балаларга төрле журналлар, газеталар ничек басыла икәнне күрсәттеләр. Җирле "Ваша газета"  редакциясе белән дә таныштырып үттеләр.

Балаларның үзләренә  әлеге экскурсия бик тә ошады. Бу аларның сорау артлы сорау яудыруларыннан, экскурсоводны игътибар белән тыңлауларыннан да күренеп торды.

Чара ахырында балалар үзләрен җылы кабул иткәннәре һәм кызыклы экскурсия оештырганнары өчен типография хезмәткәрләренә  зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә матбугатчылар үз чиратларында балаларга кесә календарьләре бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International