Менделеевта урнашкан "Өмет яры" үзәге карамагындагы балалар Алабугада урнашкан Шишкин буасында булып кайттылар

2013 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Менделеевта урнашкан  "Өмет яры" үзәге белгечләре үзәк карамагында торучы 15 баланы Алабугада урнашкан  Шишкин буасына алып бардылар. Патронатта торучы гаиләләрдән булган әлеге балалар бу көнне чын мәгънәсендә  табигать кочагында уздырдылар, таудан шуып уйнадылар.

Ару-талуны белмичә, рәхәтләнеп күңел ачкан балалар кайтыр юлда хатирәләре, тәэсирләре  белән уртаклаштылар. Бу чара алар өчен истә калырлык  кызык һәм ямьле тоелган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International