17 нче гыйнварда Түбән Камада чираттагы вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе үткәрелә. Бу көнне эш эзләүчеләргә пешекче, автоэлектрик, тәрбияче, аш-су бүлмәсе эшчесе, автомобиль юучы, иминиятләштерү буенча менеджер, электромонтер, йортларны сипләп, аларның төзеклеген карап торучы кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук йөк төяүче машина йөртүчесе, физик терапия буеча махсуслашкан шәфкать туташлары, сантехникларгә да эш урыннары булачак.
Ярминкә шәһәрнең эш белән тәэмин итү үзәге бинасында, 222 нче кабинетта узачак. Башлану вакыты: сәгать 10.00.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8555)42-68-00