«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр ишегалды уеннары уйныйлар

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре балалар өчен сюрприз әзерләделәр.

Иртән тәрбияләнүчеләр яраткан мультфильм һәм әкият геройлары белән очраштылар. Педагоглар барлык балалар да ишегалды уеннарының тылсымлы иленә юл тота, дип игълан итте. Спорт мәйданчыгында барлык катнашучылар да командаларга бүленеп, төрле биремнәрне үтәргә керештеләр. Хәрәкәтчән уеннар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, ишегалды уеннары яшүсмерләрне бердәмлеккә өйрәтә, баланың һәрьяклап үсешенә ярдәм итә, әхлакый сыйфатлар тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International