Алабуга психоневрологик интернатында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен бакча – яшьлек һәм озын гомер эликсиры, ә бакчада эшләү – физик активлыкның иң файдалы төрләренең берсе дип санала.

Алабуга психоневрология интернаты территориясендә зур җиләк-җимеш бакчасы урнашкан. Интернатта яшәүчеләр груша, алма, слива, крыжовник, карлыган үстерәләр. Алар шулай ук бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, төрле төр яшелчә, редис, суган, борыч, сарымсак, ташкабак үстерү белән шөгыльләнәләр. Интернат территориясендә кыяр һәм помидор үсә торган теплицалар да бар.

«Бакчада эшләү өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар организмының гомуми сәламәтләнүенә ярдәм итә. Хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, яшәүчеләр бер-берсе арасындагы элемтәләрне ныгыталар», – дип уртаклаша психоневрология интернаты хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International