"Гаилә" үзәгендә "2011-2013 нче елларда ТР яшьләрен ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү" дип исемләнгән күп елларга исәпләнгән максатчан программаны тормышка ашыру" дигән җыентык дөнья күргән.
Әлеге җыентыкка авыр тормыш шартларында, куркыныч социаль хәлдә калган яшүсмерләрне патриотик тәрбияләүгә багышланган түгәрәк өстәлләр, семинарларда яңгыраган чыгышлар кергән. Шулай ук патриотик юнәлештәге проект һәм программалар да урын алган.
Үзәк белгечләренең сүзләренә караганда, җыентыкта балалар һәм яшүсмерләрне социальләштерүнең мөһим аспектларыннан берсе булган ватанпәрвәрлек хисен булдыруга зур игътибар бирелгән.
Билгеләп үтик, бу җыентык социаль өлкәдә мәшгуль булган белгечләргә, гаилә институты белән эшләүчеләргә, шулай ук яшүсмерләрне патриотлык рухында тәрбияләү белән кызыксынучы һәркемгә файдалы булачак.