Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында өлкән яшьтәге кешеләргә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәт аеруча мөһим. Бу катлаулы вакытта Бөгелмә районында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре, барлык саклык чараларын үтәп, элеккечә эшләүләрен дәвам итәләр.
Татьяна Кожухова, Оксана Шакирова һәм башка социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга азык-төлек, беренче чиратта кирәк-яраклар, дарулар, азык-төлек җыелмалары тараталар, җыештыралар. Хезмәт алучылар үзизоляция вакытын мөмкин кадәр җиңелрәк кичерсен өчен, барысы да эшләнә.
2020 елның март ахырыннан башлап Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә муниципаль районында социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга, хроник авырулары булган кешеләргә 6 меңнән артык хезмәт күрсәттеләр.